Һәр балага 100 мең сумга кадәр
Татарстанда өч игезәк бала туган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне һәр балага 10 меңнән 100 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр.
ТР Рәисе боерыгының тиешле проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документтан аңлашылганча, өч игезәк булган гаиләләргә айлык пособие күләмен ел ярымга кадәр арттырачаклар. Әйтик, ул балалар өчен яшәү минимумы күләменә кадәр үсәчәк һәм һәр балага элек 1 мең урынына 15 мең сумнан артык тәшкил итәргә мөмкин.
Шул ук вакытта пособие күләме яшәү минимумы үзгәрү белән бергә яңадан саналачак, дип билгеләп үтелә. Яңадан санаганнан соң пособие автомат рәвештә түләүне дәвам итәчәк — гаризаны яңадан бирергә кирәкми. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, халыкны саклап калу өчен гаиләләрдә ким дигәндә ике бала, ә демография үсеше өчен — өч бала булырга тиеш.
Чыганак: бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев