Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр

Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр.

Аерым алганда, бәйрәм мәйданчыкларында полиция хезмәткәрләре кизү торачак, тикшерү комплексларын оештырачак, шулай ук машиналар хәрәкәтен чикләячәк. Шуңа күрә кунакларга чараларга алдан ук килергә киңәш итәләр.  Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров сөйләде.

"Яңа ел һәм раштуа чараларын уздыру чорында куркыныч хәлләрне булдырмас өчен полиция хезмәткәрләре алдан ук техник чаралар һәм кинологлар кулланып мәйданчыкларны тикшерәчәк", - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Федотов.

Росгвардия шулай ук саклау бчараларын үтәргә әзер, дип белдерде Казан буенча ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы Андрей Козловский. Янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирәчәкләр – Татарстанда 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу вакытта пиротехника куллануга чикләүләр гамәлдә булачак.

Чыганак: кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев