Яңа ел ялларында Казаннан Мәскәү һәм Сочига өстәмә поездлар җибәрәчәкләр
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан өстәмә поездлар кую традициягә әйләнде. Быел да Татарстан башкаласыннан берничә юнәлеш буенча поездлар куелачак.
Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 26 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр Пенза аша Адлерга рейслар саны артачак. Шулай ук Казан халкы Мәскәүгә ешрак сәяхәт итә алачак. Ижевск - Казан поезды 30 якын өстәмә рейс ясаячак.
Моннан тыш, өстәмә рейслар Казаннан Ижевск һәм Түбән Новгородка да кертеләчәк.
Чыганак: казан кп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев