Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яңа ел төнендә Татарстанда һава торышы нинди булачак?

Бүген Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыш, көнчыгыштан салмак җил. Көндез 9-11 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.

Иртәгә Татарстан көнбатыштан килүче антициклонның үзәк өлешендә булачак. Явым-төшем ихтималы аз, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Һава температурасы төшәчәк: төнлә 9 градустан 14 градуска кадәр, аязганда -17 градуска кадәр. Көндез 7-12 градус салкын көтелә.

28 нче декабрьдә көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, республиканың көнбатыш районнарында кар яварга мөмкин. Төнлә температура нульдән 11-16 градуска кадәр, аязганда -20 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 6-11 градус салкын булачак.

29 нчы декабрьдә Татарстанда кар һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Төнлә -6 градустан -11 градуска кадәр, көнчыгышта -13 градуска кадәр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев