Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Яңа закон хуҗасыз хайваннар өчен

Республика Министрлар Кабинеты йортсыз хайваннар белән эш итүдә аерым режим кайчан һәм ничек кертелүен билгели торган карарны имзалады. Документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Режим кертелергә мөмкин булган ике нигез бар: куркыныч хайван авырулары таралу сәбәпле карантин һәм үлемгә китергән, сәламәтлеккә авыр яки уртача зыян китергән йортсыз хайванның кешегә һөҗүме.

Муниципаль хакимият үтенечнамәне Баш ветеринария идарәсенә юллый. Карар кабул итү өчен идарәнең дүрт эш көне бар. Режим үзе карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә. Әгәр сүз кешегә һөҗүм турында бара икән, режим  булган хәл турында белгәннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш.

Режим кертелгән территориядә, стерильләштерелгәннәрне һәм тамгалары булганнарны да кертеп, йортсыз хайваннарны аулау үткәрелә. Терлекләрне вакытлыча тоту пунктларына тапшыралар. Әгәр 20 календарь көн эчендә хуҗасы табылмаса, хайван үтерелергә тиеш.

Вакытлыча тоту пунктлары хуҗалары терлекләр кергәннән соң өч көн эчендә алар турындагы мәгълүматны интернетка урнаштырырга тиеш. Режим өч айдан да озаграк дәвам итә алмый.

Чыганак:новости татарстана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев