Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Янгын ике кешенең гомерен өзгән

Бүген төнлә Алабуга районының Татар Дюм-Дюм авылында янгын чыккан - 65 яшьлек ир-ат һәм аның 42 яшьлек улы вафат булган.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Күршеләрнең сүзләренә караганда, әтисе һәм улы бик еш өй эчендә тәмәке тарткан. Бу юлы аларның саксызлыгы янгынга китергән, күрәсең.  112 номерына күршеләре шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә  инде өйнең 66 квадрат метр мәйданлы верандалы бүрәнә йорт тулысынча янып беткән диярлек. Йорт хуҗалары исән калмаган - янгын сүндерүчеләр аларның гәүдәләрен янгын сүндерү вакытында тапкан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди! 

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев