Янгыннар куркынычы зур булу сәбәпле, кисәтү игълан ителде
Татарстанда урман янгыннарының югары һәм гадәттән тыш куркынычы аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенә сылтама белән шул хакта хәбәр итте.
Аларның мәгълүматлары буенча, 15-20 сентябрьдә Татарстан территориясендә урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-urman-yangynnary-kurkynycy-zur-bulu-sabaple-storm-kisatue-iglan-itelde-5876473
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев