Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яшеннән ничек сакланырга?

Яшен – һавадагы электр чаткысы. Чәч тараганда тарак электрлаша – вак чүпләрне үзенә тартып ала башлый. Болыттагы боз яки яңгыр тамчылары да, бер-берсенә ышкылып, электрлаша. Электр заряды барлыкка килә. Тискәре зарядлы электр зарядлары уңай зарядка таба омтыла – күктән узган шушы электр уты яшен дип атала да инде. Диаметры 1 см тирәсе булган һава каналы аша электр тогы уза, һава температурасы хәтта 20-30 мең градуска кадәр кызарга мөмкин. Кызган һава лампалардагы неон газы кебек яктырып яна башлый һәм без яшенне күрәбез.

Кызган һава шартлаган кебек як-якка тарала һәм без көчле тавыш ишетәбез. Монысы – күк күкрәү. Яктылык һава агымына караганда бик күпкә тизрәк тарала. Шуңа күрә башта яшенне күрәбез, аннары гына күк күкрәүне ишетәбез.

Яшендәге электр тогы миллиард вольтка җитәргә мөмкин. Безнең өйләрдәге электр чыбыкларында 220 вольт. 

Кеше өчен куркынычы – болыттан җиргә яшен суккан очрак.

Яшен сугуның дүрт авырлык дәрәҗәсе бар. Илкүләм метеорология хезмәте мәгълүматлары буенча, күпчелек очракта (88 %) яшен уты турыдан-туры сукса (әйтик башына, гәүдәсенә) кеше һәлак була. Контактлы яшен сугу булганда (әйтик, кеше агач астында басып тора,яшен агачны суга) үлем очраклары азрак була, әмма яшен кешенең тәнендә эзләр калдыра. 

Яшен суккач, кешенең тәне пешә, электр чаткысы тәнендә яралар калдыра – мускул җепселләрен ерта. Әмма кайбер очракларда кеше хәтта аңын югалтмый калырга да мөмкин. Әмма ничек кенә булса да, кешенең тәне тартыша, сулыш һәм йөрәк тибеше бозыла. Кеше шунда ук һәлак булмаса, йөрәк-үпкә реанимациясе белән гомерне саклап калган очраклар да бар.

Иң куркынычы – кешенең сулыкта, юеш өслектә булуы. 

– Яшен вакытында ачык урыннарда булырга ярамый. Велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр башланса, туктарга һәм техникадан 30 метрдан да ким булмаган урынга барырга кирәк, чөнки металл корылманы яшен үзенә тарта.

Әгәр дә кеше яшен яшьнәгәндә кырда булса, ятарга, чокырлы урынга төшәргә кирәк. 

Әгәр машинада булсагыз, юл читенә чыгып туктау хәерле. Транспортның ишеге, тәрәзәләре ябык булырга тиеш. Яшен вакытында тау башларына, кыяларга менәргә ярамый, чөнки ул биек нокталарны сайлый. Кырда яки юлда калсагыз, ялгыз үскән юан биек агачка ышыкланырга ярамый. Мондый агачның тамырлары да бик тирәндә була. Алар әллә ничә метрларга җәелеп үсә, яхшы үткәргеч булу сәбәпле, яшен аларны ешрак суга.

Янәшәдә ниндидер сулык булмавы мөһим, чөнки су – бик яхшы үткәргеч. Яшен сулыкларны еш суга.

Яшенле яңгыр вакытында өйдә яки ниндидер бинада булу яхшырак. Шәхси йортта яшен сугудан янгын чыкмасын өчен йортны яшен кайтаргыч белән җиһазландырырга кирәк. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/yasennan-nicek-saklanyrga-5854078  Фото: https://www.freepik.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев