Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Язгы ташулар тәмам

Татарстанның кече елгаларында су басу тәмамланды. Эре сулыкларда су дәрәҗәсе кими бара, дип сөйләде матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова.

"Кече елгаларда язгы ташу суларының кимү процессы төгәлләнде. Сусаклагычларда һәм Нократ елгасында су кимү тәмамлану стадиясендә", - диде ул.

Республикада гадәттән тыш хәл барлыкка килү һәм үсеш фаразы буенча, Югары Ослан янындагы Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе 53,59 м тәшкил итә — бу куркыныч билгедән 65 см га кимрәк. Түбән Кама сусаклагычында критик дәрәҗәгә кадәр 2,21 метр кала.

Чыганак:бизнесонлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев