Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җиңүче 500 мең сум акча ала!

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби бәйгенең роман жанры җиңүчеләре билгеле булды. Аларның исемнәре хәтта жюри әгъзаларына да ахыргача сер булып кала бирде. Бары конвертларны ачкач кына әдәби батырларның кемлеге мәгълүм булды.

Беренче урынны “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар” романы белән Зөлфәт Хәким яулады. Икенче урын “Урда ханы Үзбәк” романын язган Фирдүс Гыймалетдиновка бирелде. Өченче урында – “Фәхрине үтереп ташладылар” романы белән Равил Сабыр. Җиңүчеләрне 500 000 сум (1 урын), 400 000 сум (2 урын) һәм 300 000 сум (3 урын) күләмендәге акчалата бүләкләр белән сөендерәчәкләр. Бу жанрга барлыгы 15 роман килгән. Башка номинацияләрнең җиңүчеләре алдарак игълан ителгән иде инде. Бәйгегә 1500гә якын әсәр юллануы – зур күрсәткеч.

- Әлбәттә, моңа кадәр дә әдәби конкурслар уздырылып килде. Ләкин мондый масштабтагы, бөтен жанрларны иңләгән һәм мондый приз фонды булган конкурсның моңарчы татар әдәбияты тарихында булганы юк иде.  

Чыганак: http://shahrikazan.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев