Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Июнь аенда тагын бер ял көне көтелә

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2023 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2023 елның 25 мартындагы 189 номерлы Указы нигезендә 2023 елның 28 июне – Корбан бәйрәмен үткәрү башлану көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше). Шулай итеп, 27 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/iyun-aenda-tagyn-ber-yal-kne-ktel

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев