«Җиңү поезды» Чаллыда
Куйбышев тимер юлының күчмә музее — «Җиңү поезды» Татарстан буйлап үзенең истәлекле сәфәрен дәвам итә һәм бүген Чаллы шәһәренә килеп җитте.
Поезд шәһәрнең тимер юл вокзалында 08:10 сәгатьтә туктады, ә 10:50 сәгатькә кабаттан юлга кузгалды. Биредә халык өчен концерт программасы да оештырылды.
Чаллыга юл тотканчы ретропоезд Бөгелмәдә тукталган иде. Экспозиция 10 платформада урнашкан чын сугыш чорындагы экспонатларны, шулай ук «Үлемсез полк» тематик вагоннарын үз эченә ала.
Быел күргәзмә яңа техника белән тулыландырылган: Т-70 танкы, 1939 елгы гаубица, 1943 елгы миномёт, үзйөрешле һәм зенит җайланмалары, шулай ук Чехословакиядә җитештерелгән трофей «Прага» танкы.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев