Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Камал театры бинасының язмышы нинди

Театрның яңа бинасы салыначак территория урыны билгеле.

Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасын барыбыз да тыңладык. Аның сүзләрен шик астына ала алмыйбыз. Мин ихластан шатланам — Рөстәм Нургалиевич мәдәнияткә битараф түгел. Аның нинди сораулар бирүе теманы аңлавын һәм мәдәният темасына әһәмият бирүен күрсәтә. Театрның яңа бинасы салыначак территория урыны билгеле: Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары чаты. Әлегә шул урам карала. Логистика мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, паркинг та техник биремдә каралган. Мине масштаб кына куркыта. Бер яктан бу яхшы, икенче яктан бу көтелгән срокларга тәэсир итәргә мөмкин. Карар кабул ителгәннән соң ел ярым дигән идек тә, проект бик масштаблы булса, срокларга сыеша алмау куркынычы бар. Катнашучылар бик лаеклы, барысы да профессионально эшләнәчәк — анысына шикләнмим. Ә инде булган бинага килгәндә, концепция буенча фикер алышканда да ике бинаны бердәм комплекс итү буенча фикерләр яңгырады. Әйдәгез, конкурс нәтиҗәләрен көтик. Әлеге объект безнең милли мәдәнияткә хезмәт итергә тиеш — бәхәссез. Мин дә бу бина шәхси бизнес кулларына күчә дигән мәгълүмат юк», -диде. 

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://ru.wikipedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев