Казан түрәсеннән 122 млн сум акча таләп итәләр
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Казан Мэриясенең элеккеге түрәсе Александр Голяковны һәм аның гаиләсен судка биргән. Ул алардан дәүләт кеременә 122 миллион сумлык милекне алырга тели. Голяков кайчандыр Башкарма комитетта яңгыр канализациясен тоту бүлеген җитәкләгән.
Тикшерүгә ул үзе генә түгел, абыйсы, әнисе һәм хатыны да эләккән. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә аларга акчага сатып алынган фатирлар, Җир һәм коммерцияле биналар рәсмиләштергәннәр.
Мэриядә Голяков үзе эштән киткән, барлык декларацияләрне вакытында тапшырган, һәм тикшерүләр берни дә тапмаган, диләр. Әмма сораулар аның туганнарының милкенә карата туган - ә алар декларация бирмиләр.
Голяков үзе әлегә дәшми. Суд июнь аена билгеләнгән.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев