Казан үзәгендә, бер бинаның төзелеш басмасыннан кар төшеп, ике яшьлек бала зыян күргән
В республике

Казан үзәгендә, бер бинаның төзелеш басмасыннан кар төшеп, ике яшьлек бала зыян күргән

Зыян күрүчеләрнең икесе дә – ике яшьлек малай һәм 58 яшьлек ир-ат — хәзерге вакытта хастаханәдә.

Казан үзәгендә, бер бинаның төзелеш басмасыннан кар төшеп, ике яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Ике яшьлек малай Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Ул үз аңында», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Икенче зыян күрүче – башы җәрәхәтләнгән 58 яшьлек ир-атны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә китергәннәр. Ул да үз аңында, хәле уртача.

 

tatar-inform.tatar/


Нет комментариев