Казанда 19 июньдә-Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта 9 сәгать 30 минутта, ә Аккош күле буенда 10.00 сәгатьтә башлана.
— Тынычлык бистәсендәге Сабан туена йөри торган автобуслар тәрәзәләренә “штрих-код” куела. Шуны телефонга төшереп алып, Сабан туе мәйданының бөтен схемасын ягъни кайда нәрсә урнашканын белеп була. Төп капкадан кергәч, республиканың 11 муниципаль районының “ишегаллары” тезелешеп китә,-дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров.-Биредә барлыгы 50 корылма була, 500 кеше төзү-төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.
“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Марат Закиров:”Районнарның корылмалары Сабан туеннан соң сүтелми, бу урын туристлык маршрутына да кертеләчәк, чөнки, авыл өйләре һәм корылмалары бик матур”,-диде.
— Муниципаль районнар Аккош күле буендагы Сабан туенда-6, ә Дәрвишләр бистәсендәге Сабан туенда 2 “ишегалды” оештыра. Чиратлап барлык районнар катнаша, республика районнары Россия төбәкләрендә үткәрелә торган федераль дәрәҗәдәге Сабан туйларына да бара бит әле,-дип өстәде башкаланың мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazanda-19-iyund-sabantuy
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев