Казанда җәядән ату буенча дөнья чемпионаты булырга мөмкин
Казан 2029 елда җәядән ату буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен көрәшәчәк. Бу хакта Россиянең Җәядән ату федерациясенең мактаулы президенты Владимир Ешеев «Матч ТВ»га сөйләгән.
14 августта Бөтендөнья җәядән ату федерациясе (World Archery) Россия спортчыларына карата барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарды. Шуннан соң ил вәкилләре халыкара ярышларда кабат Россия флагы һәм башка милли символлар белән чыгыш ясый ала. Владимир Ешеев сүзләренчә, Россиянең чит илләрдә спорт дөньясында элемтәләре һәм дуслары күп. Алар арасында Россиягә кабат килергә теләүчеләр дә бар.
Хәзер халыкара спорт чикләүләре алынгач, Россиянең Җәядән ату федерациясе 2029 елгы дөнья чемпионатын Казанда уздыру хокукын алу өчен гариза бирергә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев