Казанда дүрт пляж Роспотребнадзор тикшерүен узмаган
Ял итү һәм су коену өчен имин исемлеккә Татарстанның 13 пляжы кергән.
Казанда дүрт Пляж Роспотребнадзор тикшерүе нәтиҗәләре буенча гигиена таләпләренә туры килми. Сүз «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Зур Аккош» пляжлары һәм Глубокое күле турында бара.
Ведомствода шулай ук суны тикшерү нәтиҗәләре таләпләргә туры килгән Татарстан пляжларын атадылар. Хәзер ял итү һәм су коену өчен куркынычсыз исемлеккә 13 пляж керә.Алар арасында Зәй-2 микрорайоны пляжы, Буа районының Карлы авылындагы пляж, Алабуганың Көньяк читендәге пляж, Красный Ключ бистәсендәге «Кама» шәһәр пляжы, Яр Чаллы шәһәр пляжы һәм башкалар бар.
Шулай ук таләпләргә Чистайда «Юность», Яшел Үзәндә «Комсомолец», Кама Тамагында «Лето», Әлмәттә «Городское озеро», Мамадышта «Нократ», Әлки районында «Сувар» пляжлары һәм Нурлатта «Кондырча» паркы пляжлары туры килә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор рөхсәт документлары булмаган яки су билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән пляжларда коенырга киңәш итми.
Чыганак:татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев