Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда яшь гаиләләр өчен торак бәясенең яңа нормативы урнаштырылды

Казан башкарма комитеты 2025 елның дүртенче кварталына яшь гаиләләрнең түләү сәләтен исәпләү өчен бер квадрат метр торак бәясе нормативын раслады. Тиешле карарны башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров имзалады.

Документ нигезендә Казанда гомуми торак мәйданының квадрат метрының норматив бәясе 151 225 сум күләмендә билгеләнгән. Бу күрсәткеч торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программаларында катнашканда яшь гаиләләрнең түләү сәләтен исәпләү өчен кулланылачак. 

Нормативны билгеләү «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү» дәүләт программасын һәм Татарстанның тиешле республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Яңа норматив 2025 елның IV кварталына Россиянең Төзелеш министрлыгы билгеләгән төбәктә торакның уртача базар бәясен исәпкә ала.

Чыганак: реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев