Казанда прокуратура ярдәмендә бер хостелны япканнар
Казанда суд Тихогорская урамындагы торак йортта урнашкан хостел эшен тыйган. Карар шәһәрнең Вахитов районы прокуратурасы дәгъвасы буенча кабул ителгән.
Ачыкланганча, бинаның милекчесе аны йортта хостел оештырган эшмәкәргә арендага биргән. Мондый эшчәнлек күчемсез милек объектының максатчан билгеләнешенә һәм җир кишәрлегеннән файдалануның рөхсәт ителгән төренә каршы килә иде.
Эшне карау нәтиҗәләре буенча суд прокуратура ягына басты һәм хуҗасына участокны билгеләнгән урын буенча кулланмауны тыйды.
Чыганак:казакп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев