Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда Россиядәге иң биек яңа ел чыршыларының берсен урнаштырдылар

Казанның 35 метрлы чыршысы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнаштырылган, ул 26 декабрьдә ачыла.

Татарстан башкаласы Россиянең иң биек яңа ел чыршылары урнаштырылган өч шәһәренең берсе булды. Рейтингны «Тур Стат» туристик порталы тәкъдим итте.

Рейтингта алда Красноярск: биредә «Татышев-парк»ның көнчыгыш ягында 55 метрлы чыршы урнаштырылган. Исемлектә икенче урында Екатеринбург (50 метр) тора.

Казанның 35 метрлы чыршысы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнаштырылган, ул 26 декабрьдә ачыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу көнне биредә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Шулай ук биек төп чыршылар Барнаулда һәм Тулада (32әр метр), Уфада (30 метр), Владивостокта һәм Төмәндә (28 метр), шулай ук Мәскәүдә (27 метр) урнаштырылган. Сүз уңаеннан, тере ылыслы агачлар Мәскәүдә һәм Уфада куелган.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев