Сөембикә манарасын яңартучы осталар Татарстан символларының берсенең матурлыгын җентекләп торгызып, һәр элементын беренчел хәлендә сакларга тырыша.
Бер көнгә манарада ремонт эшләрен туктатырга туры килә – кирпеч салуга яңгыр комачаулый. Төзекләндерү процессы озакка сузылачак. Кайбер урыннарда, 7 миллиметрга кадәр ярыклар барлыкка килгән. Манараның тарихи күренешенә аерым игътибар бирәчәкләр. Манара башындагы ярым ай да реставрацияләнәчәк.
Реставрация эшләрен ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Нет комментариев