Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казаннан Лисичанскига 18 тонна мандарин җибәрделәр

Яңа ел алдыннан Казан яңадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм итте, анда гуманитар ярдәмнең зур партиясен җибәрде. Бу юлы төп йөк 18 тоннадан артык мандарин булды, дип хәбәр итә мэрия.

Бүләкләр белән зур йөк «Добрая Казань» фонды эгидасы астында җибәрелгән. Әлеге продукцияне шәһәр базарларыннан эшмәкәрләр биргән. 

«Дүртенче ел рәттән Яңа ел алдыннан без шефлыкка алынган шәһәрләр - Лисичанск һәм Рубеж халкына бәйрәм кәефен бүләк итәргә тырышабыз. Бүген алар өчен 18 тонна мандарин җибәрәбез. Барлыгы бирегә  төрле йөк төягән 86 фураны җибәрдек. Безгә 400 гә якын шәһәр предприятиесе һәм оешмасы кушылды. "- дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. 

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев