Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанның медицина көллияте 16 млн сумлык контрактны өзгән

Казан медицина көллиятендә 16 млн сумлык виртуаль симуляцион комплекс китерүгә контракт төзелгән булган. Тәэмин итүче булып Мәскәүдән «Патриот» ҖЧҖ тора.

Килешү шартлары буенча, җиһазлар 22 декабрьгә кадәр китерелергә тиеш булган. Билгеләнгән вакытта китерү башкарылмаган. Соңрак көллият контракттан баш тарткан. Гыйнварда тәэмин итүче йөкне җибәргән, әмма тартмаларны ачканда бер генә берәмлек җиһаз — виртуаль чынбарлык күзлеге алынганлыгы ачыкланган.

Компания Дәүләт сатып алуларында катнашуны ике елга чикләү белән намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына кертелгән.

Чыганак:татаринформ..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев