Кечкенә шәһәрләрдә туризм арта
Быел Татарстанның кечкенә шәһәрләренә һәм районнарында туристлар агымы 13% ка арткан. Республикада эчке туризмның үсеше аеруча тарихи һәм мәдәни урыннарга кызыксыну арту белән бәйле.
Иң зур үсеш Болгар шәһәрендә күзәтелә. Борынгы тарихи мирас һәм дини объектлар шәһәрне иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләндерә.
Икенче урында — Тәтеш шәһәре, анда туристлар агымы 32% ка арткан. Бу күрсәткеч шәһәрнең уникаль географик урнашуы һәм сәүдәгәрләр мирасы белән бәйле.
Соңгы вакытта авыл туризмы да актив үсә.
Татарстан Россиянең иң популяр туристик төбәкләренең берсе булып кала. Туристлар илнең 75 регионыннан килә, ә иң активлары — Башкортстан, Чувашия һәм Идел буе төбәкләре.
Чыганак:татмедиа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев