Казан федераль (Идел буе) университетында укытучыларның уртача хезмәт хакы 70,4 мең сумга җиткән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
"Бу күрсәткечләргә ректорларның да, проректорларның да хезмәт хакы кертелмәгән. Бары тик фәнни-педагогик состав хезмәт хакы гына исәпкә алынган. Узган ел без хезмәт хакының база өлешен якынча 18 процентка арттыруга ирештек", - диде Илшат Гафуров.
Ректор билгеләп узганча, 1 февральдән КФУда эшләүче ассистентлар хезмәт хакының база өлеше 6 процентка арттырылачак.
Фото: Султан Исхаков
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев