Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Көнче ир өч кечкенә баласын һәм хатынын ут төртеп яндырган

Ике кечкенә бала һәлак булган, әнисе күкрәк баласы белән хастаханәдә дәвалана.

Иркутск өлкәсендә бер ир өч кечкенә баласы белән хатынын ут төртеп яндырган.

Иркутск өлкәсендәге Тимирязев авылында өй эчендә ике кечкенә бала тереләй янып үлгән. Бу фаҗига турында 6 февральдә билгеле була, тик беркем дә бу фаҗиганең төгәл сәбәпләрен белми. Тикшерүчеләр версиясе буенча, хатынын, 4, 1 яшьлек һәм берничә айлык балаларын көнчелек аркасында исерек ир ут төртеп яндырган.
Хатын кечкенә баласы белән көч-хәл белән исән калган һәм район хастаханәсенә озатылган.

Янгын сүндерүчеләр йортны сүндерү вакытында ике кечкенә баланың янган гәүдәсен тапкан. Урынга шунда ук иң тәҗрибәле тикшерүчеләр һәм криминалистлар составында тикшерү-оператив төркеме чыккан. Алар янгынның ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыгуын ачыклаганнар. Шунда ук исерек хәлдә булган әти кешедән шикләнә башлыйлар.

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев