Коточкыч һәлакәттә дүрт кеше һәлак булды
В республике

Коточкыч һәлакәттә дүрт кеше һәлак булды

Татарстанда җиңел автомобиль белән тагылмалы трактор бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүегн Татарстанның Әлки районында «Базарлы Матак – Болгар»трассасының алтынчы километрында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» автомобиле тагылма белән хәрәкәт итүче тракторга бәрелешкән. Бәрелү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган – ике машина йөртүче һәм җиңел автомобильнең ике пассажиры.

Грантаның тагын бер пассажиры җәрәхәтләр ала һәм ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә госпитализацияләнә. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Чыганак:казанкп

 


Нет комментариев