Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Куян һәм үрдәк: Татарстанда кайсын ешрак аулыйлар

Татарстан урманнарында кыргый хайваннарның 81 төре яши. Татарстан халкының нинди киек ауларга яратуы турында ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча идарә җитәкчесе Ринат Чиспияков сөйләде.

Иң күп аулана торган җәнлек булып куяннар һәм су киекләре санала - аларны аулау җиңелрәк һәм  рөхсәт тә күбрәк бирелә. Ә менә поши яки кыр кәҗәсен  сирәгрәк  һәм гадәттә 10 кешелек эре бригадалар белән аулыйлар. 2026 кышы терлекләрнең традицион кышкы исәбен җитди катлауландырды, республикада кар катламы рекордлы тирән булды, һәм күп кенә маршрутлар авыр үтелүче  сукмакларга әверелде.

Исәпкә алу нәтиҗәләре - ул гади статистика гына түгел, нәкъ менә алар нигезендә хайваннарның һәм кошларның төп 19 төренең санын билгелиләр, димәк, алдагы сезоннарда аучылыкка лимитлар урнаштырачаклар.

Чыганак: казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев