КВН Халыкара чемпионнар кубогы Казанда узачак
Уен 4 декабрь көнне «УНИКС»та узачак.
Бер сәхнәдә күп тапкырлар җиңүче булган КВН командалары очрашачак. Титуллы командалар чемпион исеме өчен көрәшәчәкләр. Бу кичтә легендар «Дүрт татар» командасы (КВНның Югары лигасында җиңүчеләре), «Доктор Хаусс» ( Беларусь Республикасы, КВНның Югары лигасының җиңүчеләре (2022 ел) һәм «Ровеньки» командасы (КВНның Югары лигасының ике тапкыр вице-чемпионнары, Орел шәһәре).
Жюри составына КВН Югары лигасы мөхәррире, телевидение алып баручысы, сценарист Михаил Марфин; Югары лига режиссеры Михаил Ярченко; Россия хоккейчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры Данис Зарипов; «Яңа Гасыр» компаниясенең генераль директоры Илшат Әминов; «Идел-Идел» ВИА солисты һәм сәнгать җитәкчесе Антон Сәлахов керде. Алып баручы – ТР КВН клубы президенты Андрей Кондратьев.
КВН Халыкара чемпионнар кубогы - ТР КВН ның 30 еллыгы уңаеннан йомгаклау чарасы. Бирпедә «Дүрт татар» командасының яңа составы тәкъдим ителәчәк, ул алга таба республиканы федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.
Чыганак: кичке казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев