Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әлеге документта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты дип түгел, ә «Татарстан Республикасы башлыгы» дип күрсәтелгән

Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы составына үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Әлеге документта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты дип түгел, ә «Татарстан Республикасы башлыгы» дип күрсәтелгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистлар белән очрашуы вакытында шушы указ турында да сүз булды.

- Җәйге каникулдан соң эшче төркем Татарстан Республикасы законнарына төзәтмәләр кертүне аерым караячак. Без моннан зур трагедия ясамыйбыз. Бик җыйнак рәвештә, каударланмыйча, үзебезнең вәкаләтләр кысаларында бу мәсьәләләрдә Конституциягә үзгәрешләр кертүне карарбыз. Борчылырга кирәкми, ышаныгыз, барысын да төгәл эшләрбез, сез канәгать калырсыз. Ел ахырына кадәр җирле хакимият органнары турындагы законга  төзәтмәләр каралачак, - дип аңлатма бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент әйдаманы 6 нчы чакырылыштагы Дәүләт Советының язгы сессиясенә йомгак ясады. 
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада азык-төлек иминлегенә нык игътибар бирә. Сәүдә базарында кузгалган шаукым җайга салынды. Илнең кайбер төбәкләрендә азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелде. Илкүләм проектлар туктап калмады, сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына ярдәм чаралары күрелә. Бездә банан үсми, аны кертергә кирәк, ә инде көндәлек кулланыштагы азык-төлек җитештерүдә авыл хуҗалыгы тармагы тырышып эшли. Эшмәкәрләргә ярдәм оештырыла, үзем дә республика буенча эшмәкәрләр һәм фермерлар белән даими очрашып торам. Сыер асраучыларга ярдәм бар, икенче сыер сатып алсалар, анысына да ярдәм күрсәтеләчәк, дибез. Кызганыч, авыл халкы олыгая бара, 2-3 сыер асраучылар саны кими. Ташламалы кредитларны куллану кирәк, аларда кайбер субсидияләрне кире түлисе дә түгел. Республика икътисады күп тармаклы, самолетлар җыябыз, Яшел Үзәндә кораблар төзибез, машиналар җитештерәбез. Татарстан күп милләтле республика, милләтара һәм динара дуслыкта яшибез. Бу дуслыкны-татулыкны бозарга теләүчеләр бар, дуслыкны саклау кирәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/frit-mkhmmtshin-borchylyrga-kirkmi-yshanygyz-sez-kangat-kalyrsyz\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев