М-12 трассасында хатын-кыз һәлак булган
Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булды. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Һәлакәт Балык Бистәсе районында М-12 трассасында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Hyundai Solaris автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Volkswagen Tiguan белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Hyundai пассажиры - 31 яшьлек хатын-кыз - вафат була.
Әлеге машинаның тагын дүрт пассажиры җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган. Шулай ук Volkswagen Tiguan ның өч пассажиры зыян күргән, аларны медицина учреждениесенә китергәннәр.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.
Чыганак:веститатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев