Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Мәктәпләрдә укучыларның социаль челтәрдәге аккаунтларын күзәтәчәкләр

Татарстан мәктәпләрендә 5-11 нче сыйныф укучыларының социаль челтәрләрдәге активлыгын күзәтүгә алу практикасы гамәлгә кертелә. Класс җитәкчеләренә укучыларның аккаунтларын даими рәвештә тикшереп бару бурычы куелган.

Мәктәпләрдә ата-аналарга махсус ризалык бланклары таратыла. Анда баланың телефон номеры, шулай ук социаль челтәрләр һәм мессенджерлардагы аккаунт исемнәре күрсәтелергә тиеш. Җыелган мәгълүмат нигезендә укытучылар укучыларның нинди төркемнәрдә торуын, ни язуларын күзәтәчәк.

Рәсми документларда әлеге чаралар террорчылыкка каршы комиссия утырышлары протоколларына таянып гамәлгә кертелүе турында әйтелә. Әмма ата-аналар арасында бу инициатива шәхси тормышка кагылышлы сораулар тудыра. 

Чыганак:ялкын

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев