Мәктәптә укучылары булган гаиләләргә акча бирергә телиләр
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Милли ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец, дәүләт (муниципаль) белем бирү оешмаларында белем алучы балаларның әти-әниләре өчен ел саен 20 мең сум күләмендә мәктәп сертификаты бирү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая исеменә тиешле мөрәҗәгать юлланган.
Аның сүзләренчә, Россиянең кайбер субъектларында мәктәп кирәк-яракларын сатып алу өчен түләүләр каралган, әмма барлык төбәкләр балаларны мәктәпкә әзерләү чорында гаиләләргә ярдәм итә алмый.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mktp-ukuchylary-bulgan-ti-nilrg-el-saen-akcha-birerg-telilr
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев