Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган

Татарстанның Чистай районында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Иртәнге сәгать ун тирәсендә анда унлап автомобиль, шул исәптән зур йөк машиналары бәрелешкән.

Авария Казан – Әлмәт трассасының түләүле участогында (Шәле-Баулы юлының 27 нче километрында) килеп чыккан. Бу юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр бар. ТР Чистай районы прокуратурасы таләбе буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгатылган.

ТР Прокуратурасы мәгълүматы буенча, әлеге участокта кар җыю өчен «СМП-Нефтегаз»АҖ җаваплы.

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев