Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

MAX аша машина йөртү таныклыгын күрсәтеп булачак

ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр иткәнчә, татарстанлылар быел MAX аша машина йөртү таныклыгын күрсәтә алачак. Бу хакта ул республика Министрлар Кабинетында узган брифингта «Татар-информ» соравына җавап биргәндә сөйләде.

"Мәдәният учреждениеләрендә Max мессенджерын кулланып, күп балалы гаилә статусын расларга мөмкин булачак. Шулай ук быел машина йөртү таныклыгы тарихы MAX ка интеграцияләнергә планлаштыра», – дип белдерде ул. 

Булат Габдрахманов әйтүенчә, сатып алучылар инде хәзер үк үз яшьләрен МАХ һәм «цифрлы ID " сервисы ярдәмендә раслый алалар.

Габрахманов шулай ук быел мессенджерда ике яңа сервис булачак диде: хастаханә кәгазьләрен дистанцион ябу (пилот режимында эшли башлый) һәм ышанычлы контактларга акча күчерү.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев