Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мәдрәсә Илһам Шакиров исеменнән корбан ашы уздырды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам ага Шакиров исеменнән корбан ашы мәҗлесе үткәрелде.

Җыелган мәртәбәле кунакларны Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды һәм мәдрәсә белән таныштырды. Ул аларга Ал мәчет тарихы, мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде, китапханә һәм музей белән таныштырды.

Мәҗлес өйлә намазы уку белән башланды. Аннан табын артында мәдрәсә остазы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Корбан ашы чыккач мәҗлестә катнашучылар тәкбир әйттеләр.

Корбан ашы мәҗлесендә Илһам абый үзе катнаша алмаса да, дуслары, татар зыялылары, депутатлар, җәмәгать эшлекләре, дин әһелләре, артистлар атаклы шәхес турында бик матур фикерләр, җылы сүзләр әйттеләр, аңа саулык-саләмәтлек теләделәр.
 
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Рәзил Вәлиев Илһам Шакировны татар милли үзаңын уятучы шәхес диеп атады. Ул аның кешелеклелеге, игътибарлылыгы барабызга да үрнәк диеп белдерде.
 
“Безнең буын кешеләре Илһам белән бергә үсте, яшәде. Илһам гаҗәеп кеше! Аның тавышына мәскәүлеләр таң кала иде. Аның белән Мәскәүдә, студент булган чакта дуслашып алдык. Ул миңа хат белән акча җибәрә дә: “Яңа ботинка алып җибәр, калган ун сумы үзеңә, ашар өчен”, – ди торган иде. Акча өчен генә дә түгел, эчкерсез, ярдәмчел булганы өчен яраттык без аны”, – дип истәлекләре белән уртаклашты Дәүләт бүләге иясе, Рәсәйнең халык артисты Ринат абый Таҗетдинов.
 
Сигез дистәне тутырган Камал театры артисты, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил абый Шәрәфиев тә: “Илһам – акыл иясе. Мәскәү зыялыларын таң калдырган кеше бит ул. Илһам – татарның гасырлар буе кысылып килгәннән соң агып чыккан моң чишмәсе ул!” – дип, мәҗлескә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
 
“Бүген без иң зур талантлы кешене хөрмәтләп, аның тарафыннан оештырылган мәҗлескә җыелдык. Әгәр син талантлы булып та, сине хөрмәтләмиләр икән, моннан да зур фаҗига юк. Илһам турында бик матур фикерләр әйттеләр. Илһамлы халык бай халык ул. Иң зур рәхмәтем шушы мәҗлесне үткәрә, күтәрә белгән кешеләргә. Иң зур шатлык бер-береңне хөрмәт итү ул!” – дип, татар фильмнарында талантын чарлаган күренекле татар актеры, хаҗи Әзһәр абый Шакиров корбан ашында катнашучы һәркемнең уртак фикерен җиткерде.
 
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров бүгенге көндә Казан шәһәре үзәгендә – Иске татар бистәсенең матур бер урынында – тарихи Апанай мәчете янындагы затлы йорттагы уңайлы фатирда көн күрә. Илһам абый шактый олы яшьтә булу сәбәпле, аның тормыш-көнкүрешен Хаҗиевлар гаиләсе кайгыртып тора. Шулай итеп, Илһам Шакиров олыгайган көнендә гаилә җылысы тоеп яши.
 
Шуның өчен мәҗлестә иң зур рәхмәт сүзләре Илһам Шакировның туганнан-туган энекәше, аны даими тәрбияләп-карап торучы Илһам Хазиевка әйтелде.
 
Руссиянең халык артисты Венера Ганиева, Руссиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Р.Вагапов исемедәге фонд директоры Рифат Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның халык артисты Илдүс Габдрахманов Илһам абый белән бәйле булган истәлекләрен сөйләделәр, аңа исәнлек-саулык, саләмәтлек, озын гомер теләделәр. Бик җылы сүзләр Илһам Шакировның, Әлфия Афзалованың туганнары тарафыннан әйтелде.
 
Татарстанның халык артисты Зөһрә апа Сәхабиева башкаруындагы мөнәҗәтләр аш табынына нур өстәде.
 
Узган елларда ифтар ашларында Илһам абый үзе дә бик теләп катнаша, татар халкының тарихын, мәдәниятен тирән итеп белүе белән безне таң калдыра иде.
 
(Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат үзеге).
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Фото: http://matbugat.ru
Рәшит Ваһапов фестивале

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев