Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Мәгариф министрлыгы: Татарстан мәктәпләре балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер

Мәгариф министрлыгы: Татарстан мәктәпләре балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер

Татарстанда 1404 белем бирү оешмасы эшли, бу уку елында укучылар саны 450 меңнән артык булачак, беренче сыйныфка 56 меңнән артык бала бара. Бу хакта бүген Казанда узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр итте.

«Беренче чиратта мәгариф учреждениеләренә янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы якланганлык һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Бүгенге көндә республиканың барлык мәктәпләре дә автоматлаштырылган янгын саклау системалары белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта бу системалар төзек булмаган учреждениеләр дә бар. Бу һәм башка кисәтүләрне уку елы башланганчы бетерергә кирәк», - диде ул.

Спикер сүзләренә караганда, хәзерге вакытта полициянең ашыгыч чакыру кнопкасы белән  мәктәпләрнең 98 проценты, видеокүзәтү системалары белән — 75 проценты, керү контроле системалары белән — 43 проценты, сак сигнализациясе белән 54 проценты тәэмин ителгән. Агымдагы елда видеокүзәтү системалары белән тагын алты мәктәп җиһазландырылачак.

«Яңа уку елында 1038 гомуми белем бирү оешмасына 20 меңгә якын укучы йөртеләчәк. Гомумән алганда, Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьгә әзерлекнең югары дәрәҗәсендә», - диде Азат Шәрәпов.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

В республике

Махсус белеме булмаган медицина хезмәткәрләре дә «коронавирус компенсациясе» алачак

Махсус белеме булмаган медицина хезмәткәрләре дә «коронавирус компенсациясе» алачак

Беренчел медицина-санитар һәм махсус ярдәм күрсәтүче һәм югары белем булган медицина хезмәткәрләренә компенсация түләнәчәк.

Татарстанда стационар шартларда беренчел медицина-санитар һәм махсус ярдәм күрсәтүче, әмма медицина юнәлеше буенча укымаган югары белемле медицина хезмәткәрләре компенсация алачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

«Министрлар Кабинеты яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә махсус хезмәт шартлары һәм өстәмә эшләре өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр тәкъдим итү тәртибен кертергә карар бирә», — дип хәбәр ителә документларда.

Хәзер медицина юнәлеше буенча укымаган югары белемле табиблар һәм медицина хезмәткәрләре 2019 елның тугыз ае өчен Татарстанда эшләп алган уртача айлык кеременең 80 проценты күләмендә ярдәм алачак.

Медицина юнәлеше буенча укымаган һәм стационар шартларда махсус ярдәм күрсәтүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә исә узган елның тугыз ае өчен Татарстанда эшләп алган уртача айлык кеременең 100 проценты күләмендә компенсация түләнәчәк.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Перейти на страницу новости