Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Милләтнең байлыгы аның сәламәтлегендә

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм.

Кешеләр һәр көнне наркотик матдәле ризыклар куллана. Бер чынаяк чәй яки кофе, бер стакан кока-кола белән организмга кофеин, шоколадтан - теобромин, кефирдан - этил спиртлы, тәмәке төтененнән - никотин эләгә. Ләкин, әлеге продуктларга наркотик матдәләр бик аз микъдарда кушыла. Алар кәеф күтәреп җибәрерлек дәрәҗәдә генә була.  Кеше организмы бик катлаулы. Күп кенә матдәләрнең аңа тәэсире әле ныклап өйрәнелмәгән. Шуңа карамастан, һәр кешене һава сулаган өчен генә дә наркоманнар исәбенә кертергә мөмкин.

Ни өчен соң әле шуларны белгән хәлдә дә яшьләр наркотикларга тартыла? Моның сәбәпләре нәрсәдә?

Яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән, берничә грамм наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Социаль иминлекнең булмавы, гаугалы тормыш, фатирларны еш алыштыру, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә керә. Тәрбиядә җибәрелгән ялгышлар, ата-аналарның наркотиклар куллануы, укуда өлгермәү, укуга теләк булмау, наркотиклар кулланучылар белән аралашу, яшьтән үк алкоголь һәм наркотиклар белән мавыгу, үз-зеңне расларга омтылу - болары субъектив сәбәпләр. Шуңа күрә һәр ата‑ана, укытучы яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшен шуларны искә алып оештырырга бурычлы.

Наркотикларга бәйлелек нәрсәдә чагыла?

Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны киметүче матдәләр эшләү туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызланып торган тоташ ярага әйләнә. Наркотиклар булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Наркоманнар үзләре аны сызлану (ломка) дип атыйлар. Ул организмда наркотик 10-12 сәгать булмаганда барлыкка килә. Бер тапкыр гына булса да сызлану газабын кичергән кеше теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2-3 елдан соң наркомания кешене тулысынча психо‑физик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары, кызыксынулары югала, ул тиз картая. Теләсә нинди юл белән наркотиклар табу теләге бердәнбер максатка әйләнә.

Наркотикларның зыяны билгеле булса да, аларны таратучылар бик оста рәвештә яшүсмерләр аңына төрле уйдырмалар сеңдерә. Бу исә наркоманнар саны артуга булышлык итә.

Беренче уйдырма. Син дә авыз ит - барысы да татып карый. Бу - дөрес түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, югары классларда укучыларның биштән бере генә наркотиклар куллана. Низаглар оештырырга, ялганларга вак-төяк әйберләр урларга яратучы агрессив балалар бик еш төрле уйдырмалар корбаннарына әйләнә.

Икенче уйдырма. Авыз итеп кара - бернинди зыяны да булмаячак. Бу - ялган. Наркотик матдәне бер генә тапкыр кабул иткәннән соң аңа бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Кайберәүләр, беренче тапкыр наркотик куллангач ук, тормыш белән хушлашырга мөмкин.

Өченче уйдырма. Авыз итеп кара - ошамаса, ташларсың. Яшүсмерләр көчле сызлану (ломка) күренеше турында хәбәрдар булсалар да, аны табиблар ярдәмендә яки ихтыяр көче белән дәваларга мөмкин дип уйлыйлар. Бу шулай ук ялгыш фикер. Наркотикларны 1-3 ай кулланмый торучылар да, кайвакыт аны яңадан кабул итә башлыйлар.

Дүртенче уйдырма. "Зарарсыз" наркотиклар да була. Төгәллек кертәбез: наркотикларның барысы да зарарлы. Дөрес, аларның һәммәсе дә физик бәйлелек тудырмый, әмма, барысы да аз гына кулланганда да шәхескә зыянлы тәэсир итә. Хәтта марихуана кебек "җиңел" наркотикларны кулланган очракта да бәйлелек барлыкка килә. АКШ та, мәсәлән, ел саен 100 меңнән артык кеше, наркотикларга бәйлелекне дәваларга омтылып, клиникаларга мөрәҗәгать итә.

Татарстанда һәм безнең Төньяк - Көнбатыш төбәктә СПИД белән авыручылар саны арта бара. Әлеге куркыныч авыруны нигездә наркоманнар тарата. СПИДның беренче чиратта эшкәртелмәгән шприцлар аша таралуын галимнәр раслады инде. Шуңа күрә наркоманнардан сак булыгыз, алар сафына басмагыз, тормышның кадерен белегез.

Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши. Ул артык доза алудан, гомуми дистрофиядән, йөрәк эшчәнлегенең бозылуыннан, кыйналулардан, йогышлы авырулар белән зарарланудан, гепатиттан, СПИДтан үлә. Нәтиҗә шул: акыллы-кеше үз теләге белән гомерен кыскартмый.

Статистика расланганча, Россиядә наркоманнар уртача 13-15 яшьтә. Илдә берничә йөз мең рәсми теркәлгән яшүсмер наркоман бар. Ә чын саннар берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Балигъ булмаганнар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы 8 елда 42 тапкыр артты.

Әйе, без зур тизлекләр гасырында яшибез. Шуңа күрә һәр кеше дә тормышка яраклаша алмый. Кешеләр стресслардан төрлечә кача: берәүләр кызыклы шөгыльләр белән мавыга - һәр мизгелнең кадерен белә, икенчеләре аракы эчә, наркотиклар кабул итә - гомерен бушка үткәрә. Балалар, аек булыгыз, берегез дә икенче юлны сайлый күрмәгез. Шуны онытмагыз: сез - гүзәл җиребезнең киләчәге. Сез генофонны сакларга бурычлы. Милләтнең байлыгы аның сәламәтлегендә.

Чыганак: http://muslumirc.ru/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев