Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән «Раджаб » мәчетендә булды
В республике

Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән «Раджаб » мәчетендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәүлед көнендә Казанда «Раджаб» мәчетендә булды. Бу бина шәһәрдә инкыйлабка кадәр сакланган бердәнбер агач мәчет.

Мәүлид Изге Коръән аятьләрен укудан һәм Фәрит хәзрәт Гариповның Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы һәм шәхесе турында сөйләвеннән башланды. Чарада шулай ук ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Казан имамнары катнашты.

Миңнеханов яңартылган мәчетне карап чыкты һәм аны төзекләндерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Фото: rais.tatarstan.ru


Нет комментариев