Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мәктәпләрдә Татарстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан парламент дәресләре була

«Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә узачак.

Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучылары, депутатлар өчен видеоэлемтә режимында узган семинар кысаларында «Мин — гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына парламент дәресләренә старт бирелде.

Быел парламент дәресе темасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән бәйле булып, Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган. 1992 елның 6 ноябрендә безнең парламент ил субъектлары арасында беренчеләрдән булып яңа Төп Закон өчен тавыш биргән иде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада педагоглар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дәресне уздыру тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Парламент дәресе — Дәүләт Советының, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты — быел республика мәктәпләрендә ундүртенче тапкыр узачак.

«Унөч ел эчендә бу проект парламентарийларның укучылар белән аралашуы өчен яхшы мәйданчык булды, — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин семинарда катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән мөрәҗәгатендә, — дәресләр ел саен уңай кайтаваз ала. Димәк, „мәктәп укучысы-депутат“ форматында тотрыклы коммуникация чыннан да кирәкле һәм киләчәктә яхшы перспективаларга ия», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәгариф үсеше институтына, мәктәп директорларына һәм укытучыларына, методик ярдәмлекләр эшләүчеләргә, депутатларга проектны зур хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Конституция, һичшиксез, гражданлык хокукларының һәм ирекләренең ышанычлы гарантиясе булып хезмәт итә, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, һәм Төп законны вакытлар узу белән төрле социаль-сәяси факторлар йогынтысында үзгәрергә мөмкин булган тере документ, дип искәртте.

«Дөньяда үзгәрешләр кичермәгән конституцияләр калмады диярлек, бигрәк тә соңгы егерме ел эчендә», — диде парламент башлыгы һәм хәзерге вакытта республика парламенты тарафыннан «илнең яңартылган Конституциясе һәм аның үсеше өчен кабул ителә торган законнар нигезләмәләрен имплементацияләү буенча җитди планлы эш» алып барыла, дип хәбәр итте.

Парламент дәресләре февраль–март айларында узачак, аның кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (рәсемнәр, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) конкурслары уздырыла.

Быел, Дәүләт Советы депутаты, парламент дәресен оештыру һәм уздыру буенча эш төркеме җитәкчесе Римма Ратникова сөйләвенчә, мәктәп укучылары өчен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә парламент дәресе турында иң яхшы медиаконтентка конкурс үткәрелә. Бәйгегә нәтиҗәләр апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы парламентта узачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев