Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Пекарняда эчәк инфекциясе тапканнар

Түбән Камада Гагарин урамында урнашкан «Хлеб и точка» пекарнясында эчәк инфекциясе тапканнар. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе сайтында бирелгән.

Ведомство хезмәткәрләре бинада санитария законнары нормалары бозылуын ачыклаган һәм сатудан 69,88 кг күләмендәге 11 партия азык-төлек алынды. Моннан тыш, җитештерү җиһазлары һәм кисү инвентарьлары юылган урыннарда эчәклек таягы төркемендәге бактерияләр табылды. Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзеделәр. Суд пекарня эшчәнлеген 90 тәүлеккә тыю турында карар кабул итте.

 

Чыганак: татаринформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев