Пенсионерларга матди ярдәм бирү дәвам итә.
Апрель пенсиясе белән аларга 10 мең сум күләмендә акча биреләчәк.
Пенсия өлкәсендә эксперт Сергей Власов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта олы яшьтәгеләргә бер тапкыр бирелә торган ярдәм хакында еш сөйли башладылар. Икътисадчылар фикеренчә, Хөкүмәт органнары түләүләрне 2022 елның I кварталда югары инфляциянең нәтиҗәләре буенча билгеләргә мөмкиннәр.
"Бу очракта иң нәтиҗәле механизм ул бер тапкыр бирелә торган түләүләр. Узган көз, Президент Владимир Путин карары нигезендә, пенсионерлар 10 ар мең сум алды",- ди Власов.
Тулырак: http://shahrikazan
Фото: интернеттан
Нет комментариев