Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Районыбыз балалары һәм яшьләре дә «Экология – һәркемнең эше» премиясендә катнаша ала

Татарстанда «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә. Конкурста катнашу өчен, төрле масштабтагы экологик проблемаларны хәл итү һәм табигатьне саклау буенча инициативаларны үз эченә алган креатив эш башкарырга кирәк. Проект икенче ел тормышка ашырыла.

Бу елдан башлап 6-17 яшьлек балалар гариза бирә ала. Шәхси номинацияләрдә катнашучылар өч яшь категориясенә бүленә: 6 дан 9 яшькә кадәр, 10 нан 13 яшькә кадәр һәм 14 тән 17 яшькә кадәр.

Моннан тыш, икенче сезонда номинацияләр саны үзгәрде. Быелдан алар тугыз: җиде индивидуаль һәм ике команда. Шәхси беренчелектә иҗади эшләр «Экомир», «Экопроект», «Экоблогер», «Экорәсем», «Экофокус», «Экомультфильм», «ESG-буын» номинацияләрендә каралачак. Командалар «Эко-гаилә» һәм «Эко-мәктәп» номинацияләрендә катнаша ала.

Заявка кампаниясе 1 нче октябрьдә тәмамланачак, ә конкурс нәтиҗәләре ноябрьдә игълан ителәчәк. Үз анкетагызны һәм катнашу өчен эшегезне сайт аркылы җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итәләр премияне оештыручылар.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2071744.htm

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев