Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Республика яшьләре өчен нинди грантлар бар?

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы яшьләр өчен грантлар конкурсына гаризалар кабул итә. Грантлар ярдәмендә студентлар һәм төрле кызыклы проектлар авторлары иң кыю идеяләрен һәм теләкләрен чынга ашыра ала.

«Мәгариф флагманнары» – укытучылар, студентлар, эшмәкәрләр һәм идарәчеләр өчен бәйге. Катнашучылар белем бирү марафонын узачак, җиңүчеләр исә Россия мәгариф системасының кадрлар резервына керү мөмкинлеге алачак. Гаризаны 15 августка кадәр бирергә мөмкин.  https://flagmany.rsv.ru/.

«Цифрлы ачыш. Сезон: Ясалма интеллект» конкурсы катнашучыларын бизнес-кейслар, IT өлкәсендәге экспертлар белән аралашу һәм акчалата призлар көтә. Теркәлү өчен:  https://hacks-ai.ru/.

«Россияне яңадан ачабыз» – студентлар өчен бәйге.  Җиңүчеләр Россиянең бер төбәгенә аның стратегик үсеше мәсьәләләрен хәл итү өчен проект яки тикшеренү экспедициясенә барачак. https://vk.com/stud_exp_hse.

III Халыкара төзелеш чемпионаты – Россиянең киләчәк шәһәрләре турында. Чемпионат призлары арасында БДИга өстәмә баллар, Россия буенча сәяхәт итү мөмкинлеге һәм акчалата призлар бар. Сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://pro-wcc-school.ru/?utm_source=case-in&utm_medium=ads&utm_campaign=media

Моннан тыш, «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасында даими проектлар эшли. Аларда теләсә кайчан катнашып була:

– Компетенция үзәкләре;

– Кадрлар агентлыгы;

– «Башка Эш»;

– «Уенны башла»;

– «Экософия».

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112611/

Фото: https://vatantat.ru/2023/05/112611/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев