Республикада яңадан бик күп кар явачак
Бүген, 6 февраль көнне, Татарстанда антициклон йогынтысында температура фоны түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген җитди явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан искән җил 5тән 10 м/с ка кадәр булыр дип фаразлана. Юлларда бозлавык саклана. Көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча нибары -11, -16 градус кына җылыначак.
Инде иртәгә, 7 февральдә, республикада яңадан бик күп кар явачак.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев