Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия Социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү: мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды.

Чарада Социаль фонд идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары - фондның 22 төбәк бүлеге идарәчеләре катнашты. Утырышта территориаль органнар арасында төбәкара дәрәҗәдә һәм регионнар эчендә үзара хезмәттәшлек итү ; фонд хезмәтләре күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, Социаль фонд органнары эшенең сыйфатын күтәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессларына мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр каралды.

   «Төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребезне кабул итү, безнең эшләнмәләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу, аларга безнең проектларны, эш формаларын һәм ысулларын тәкъдир итү, Социаль Фонд үсешенең мөһим мәсьәләләрен бергә хәл итү - безнең өчен зур җаваплылык булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.Ул яңа төзелгән  Совет составына кертелде.

     Сергей Чирковның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган иде. Очрашу барышында экспертлар фонд һәм хакимият органнарының социаль өлкәдә хезмәттәшлеге һәм гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сергей Чирков һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Социаль фонды бүлегенең балалы гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә   социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә югары бәя бирделәр.

      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советы 2023 елның 23 мартында Фонд хезмәтләренең сыйфатын күтәрү буенча фондның барлык бүлекчәләренең оештыру структурасын һәм функциональ эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне карау һәм әзерләү максатыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев