Россиядә пенсионерлар Яңа елга зур күләмдә акча алачак
РФ Хезмәт министрлыгының рәсми Телеграм каналында Россия пенсионерлары өчен мәгълүмат пәйда булды. Билгеле булганча, өлкән яшьтәге гражданнар яңа елга зур акчалата түләүгә исәп тота ала.
Эш шунда ки, банк карталарына алучы өлкән яшьтәге россиялеләргә гыйнвар пенсиясе декабрь азагында ук киләчәк. Чөнки гыйнварда артык күп ял көннәре булачак. 2023 елның беренче ае өчен тиешле пенсияне әби-бабайларыбыз агымдагы елның декабрендә үк тота алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 гыйнвардан пенсия индексациясе узачак, шуңа бәйле рәвештә миллионлаган пенсионер индексацияләнгән түләүне алачак.
Чыганак: http://shahrikazan.ru Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев