Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Рөстәм Миңнеханов: Буыннар алмашына, ләкин Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парадта чыгыш ясады.

«Мөхтәрәм ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, парадта катнашучылар, татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 ел белән котлыйм.

Буыннар алмашына, ләкин Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала. Елдан ел бу датаның тарихи әһәмиятен, бабаларыбызның каһарманлыгы кадерен аңлыйбыз. Сугыш һәр гаиләгә кагылды, шуңа безгә җиңү шулай кадерле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстаннан фронтка 700 мең кеше киткәнен, яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаганын билгеләп узды. «Аларның тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Татарстанлылар җиңү өчен барысын да бирде, фронтта гына түгел, тылда, предпприятиеләрдә, кырларда хезмәт итте, фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Без ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре каһарманлыгы алдында баш иябез. Безгә азатлык биргәннәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Совет халкы батырлыгы беркайчан онытылмаячак!» – диде республика Рәисе.

Ул каһарманлык, җиңүче буынның какшаусыз рухы махсус хәрби операциядә каташучылар өчен өлге булып торуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң, Татарстанның дәүләт гимны яңгарыды. Аны Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина башкарды.

Бу минутларда Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары һәм курсантлары, махсус хәрби хәрәкәт ветераннары, Юнармия вәкилләре һәм суворовчылар, вузларның хәрби кафера студентлары, «Беренчеләр хәрәкәте»нә керүче укучылар мәйдан буйлап тантаналы йөрештә катнаша.

Бүген бәйрәм чаралары Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү Паркында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт фидакярлеге мемориалларына чәчәкләр салудан башланды.

«Үлемсез полк» йөреше оештырыла. Кичке 19:00 сәгатьтә бәйрәм концерты була. «Поющая Казань» акциясендә «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, 9 майда Бауман урамында 81 ел элек оештырылган Җиңү Көнен бәйрәм итү реконструкциясе үтәчәк.

22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә алты ноктадан бәйрәм салюты аттырыла. Аны Казансу яр буйларыннан күзәтеп булачак. Салюттан соң махсус җәмәгать транспорты биреләчәк.

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев