Руль артында ничә сәгать утырырга ярый?
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлда артык аруның куркыныч булуын искәртте һәм транспорт белән идарә иткәндә мәҗбүри ял кагыйдәләрен хәтергә төшерде.
ЮХИДИдә билгеләп үтүләренчә, арыганлык реакцияне киметә, игътибарны начарайта һәм руль артында йоклап китү куркынычын арттыра. Бу исә юл хәрәкәте катнашучыларының гомеренә турыдан-туры куркыныч тудыра.
Кагыйдәләр буенча, машина йөртүчегә:
* көненә 9 сәгатьтән артык идарә итү тыела;
* 4,5 сәгатьтән соң кимендә 45 минут ял итү мәҗбүри;
* тәүлеккә кимендә 11 сәгать, атнасына 45 сәгать ял каралган.
45 минутлык тәнәфесне 15 һәм 30 минутка бүлү рөхсәт ителә. Аерым очракларда идарә вакыты көненә 10 сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин, ләкин бу атнасына ике тапкырдан да артык булмаска тиеш.
Чыганак:шәхри казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев